23 ноябрь көнне Югары Тея поселогында (Хакасия Республикасы) чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының 1 нче этабы узды. Хатын-кызлар арасында 5 км. дистанциядә классик стильдә Зәй шәһәре вәкиле, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Христина Мацокина 2 нче урынны яулады. Командалар арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 урынга чыкты.