Зәйлеләр җиңел атлетика буенча Республика ярышларында
2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе
23-24 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең “Шинник” спорт комплексында җиңел атлетика буенча Республика ярышлары узды.
Анда Казан, Әлмәт, Уфа, Алабуга, Туймазы, Бирск, Лениногорск, Ижевск, Баулы, Урыссу, Яр Чаллы, Нефтекама, Алабуга шәһәрләреннән 500 дән артык спортчы катнашты. Әлеге ярышларда Зәй муниципаль районы спортчылары Герасимов Кирилл – 400 метр дистанциядә III урын, Устимкина Мария 800 метр дистанциядә II урын һәм 400 метр дистанциядә 4 урын яуладылар