Зәйлеләр карарларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан ала ала

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе
2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган фиксацияләү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Гамәлдәге законнар нигезендә (РФ КоАП 29.11 ст.2 ө.) административ хокук бозу турындагы эш буенча карарның күчермәсе, чыгарылган көннән алып өч көн эчендә, почта аша заказлы хат рәвешендә җибәрелә. 2014 елның октябрендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына (КоАП 28.6 ст.3 ө.) үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә карар нөсхәләре, шулай ук, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең региональ порталларын кулланып, мондый затны идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәм системасында теркәгән һәм мондый затның ризалыгы булган очракта, затка электрон документ формасында җибәрелергә мөмкин. 2019 елның августыннан яңа сервис автомобиль йөртүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында хезмәт күрсәтә ала. Ә хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) мәгълүматлар булганда 2 минуттан да артмый. ЕСИА - ул Россия Федерациясендә дәүләт мәгълүмат системаларында булган мәгълүматка рөхсәтле үтемлелекне тәэмин итә торган мәгълүмат системасы. Шартлы рәвештә аны РФ Дәүләт хезмәтләре кебек сайтларда электрон рәвештә авторизация бара торган “электрон паспорт " дип атарга була. ЕСИА стандарт хисап язмасын теркәү 2 ысул белән мөмкин. Беренчесе: гражданин үзе, өйдән чыкмыйча гына, gosuslugi.ru сайтында теркәлә яки электрон рәвештә карарлар алу хезмәтен рәсмиләштергәндә, аның ЕСИА булмаган очракта, система автомат рәвештә аны булдырырга тәкъдим итәчәк һәм алга таба логин һәм пароль уйлап табарга, шулай ук кечкенә генә анкета тутырырга кирәк булачак. Икенче ысул: гражданин республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итә. Ике очракта да кирәк нибары паспорты һәм СНИЛС. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында электрон рәвештә карарлар алу өчен, ЕСИА стандарт язмасын кулланып, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталындагы «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегенә язылу да җитә. Транспорт чаралары хуҗалары өчен уңайлык түбәндәгечә: шәхси вакытны экономияләү һәм карарның күчермәләрен алу өчен почта элемтә бүлегенә бару зарурлыгы булмау; бозу турында тулы мәгълүмат алу; карар чыгарылган көнне карар алу; штрафны ташламалы чорда түләү мөмкинлеге. Шулай итеп, электрон рәвештә бары тик Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото һәм видеофиксацияләү комплексларыннан алынган белешмәләр нигезендә чыгарылган штрафлар турында карарлар гына алырга мөмкин. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында бу түбәндәгечә күренә: 1. Сезгә, административ хокук бозулар турында электрон карарларга язылу һәм алу өчен, ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/ 2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы (Кызыл рамка белән бүлеп бирелгән) ЮХИДИ штрафлары турындагы карарларга электрон рәвештә язылуны рәсмиләштерү бүлегенә күчәргә һәм табарга. 3. ЕСИА аша авторизоваться. 4. Заявка формасын тутырырга. 5. “Оформить подписку» га басарга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International