Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримовның Әниләр көне уңаеннан котлавы
2019 елның 23 ноябре, шимбә
Кадерле әниләр, әбиләр, мөлаем хатын-кызларыбыз! Ихлас күңелдән сезне мөкатдәс бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм! Бөек һәм изге Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылысы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, хыялларга канат куя, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәшенә мохтаҗ. Бу көнне без үзебезнең иң якын һәм иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә чиксез яратуыбызны, хөрмәтебезне күрсәтәбез. Әлеге бәйрәм тагын бер кат әниләребезгә ана мәхәббәте һәм кайгыртуы, аңлавы һәм мәрхәмәте өчен зур рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә. Әни булу – зур бәхет һәм шул ук вакытта олы җаваплылык һәм армас-талмас хезмәт тә ул. Кадерле әниләребез, нәкъ менә Сез кече Ватаныбызның горурлыгы булып торасыз. Без балалар тәрбияләү белән беррәттән хезмәттә уңышларга ирешкән, илебез, республикабыз, район-шәһәребезнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашучы хатын-кызларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сезгә районыбыз үсешенә керткән өлешегез, икътисад һәм социаль өлкәнең барлык тармакларында фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, киң һәм рәхимле күңелләре белән ятим балаларга әни булучы олуг затларга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Хөрмәтле әниләр! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, гаилә иминлегендә, балаларыгыз уңышына һәм бәхетенә куанып, бәрәкәтле тормышта яшәгез!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз