Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде, 2,8 млн. тонна уңыш җыелды
2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе
Татарстанда техник культураларны җыюның барышы турынңа бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Наил Залаков хәбәр итүенчә, быел объектив сәбәпләр аркасында көнбагыш, кукуруз һәм шикәр чөгендерен җыю ноябрьгә күчерелде. Кукуруз җыю төгәлләнеп килә. Гомуми 203 мең га мәйданның 12 мең гектары гына, ягъни 6%ы җыелмаган. 148 мең тонна уңыш җыелган. Көнбагыш 28 мең га мәйданда җыелмаган - 104 мең га җыелган, игенчеләр 174 мең тонна майлы культура җыйганнар. Бер гектардан уртача уңыш 17 центнер тәшкил итә. «Комбайннар җитәрлек, аларның кайберләре кырларда ук тора. Бу культура температура минуска киткәндә дә җыела. Тотрыклы рәвештә салкыннар башланса, көнбагышны урып-җыю темпы артачак кына», - диде нотыкчы. Татарстанда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде. 2,8 млн. тонна продукция җыелган. Бер гектардан уртача уңыш - 441 центнер, бу соңгы еллардагы иң зур күрсәткеч. Заводларга 1,53 млн тонна яисә уңышның 55%ы озатылган. Республиканың барлык өч заводы да эшли. Көн саен 17 мең тоннага якын чимал эшкәртелә. Сезон башыннан бирле 189 мең тонна шикәр комы әзерләнгән. Эшкәртүне 2020 елның гыйнварына төгәлләү планлаштырыла. Алдагы ел уңышы өчен шактый чаралар башкарылган. Иң төп агроалым - туфракны тирәнтен эшкәртү ул. Бүгенге көнгә барлык мәйданның (1,8 млн. га) 96%ы эшкәртелгән, шуларның 45%ы – тирәнтен эшкәртелгән. Наил Залаков, алдагы ел уңышы өчен 494 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, дип билгеләп үтте. Аларның торышы узган елдагыдан шактый аерыла. Чәчү тиешле срокларда башкарылган. Дым яхшы булу нәтиҗәсендә шытымнар да бик тигез күренә. Уңышның нинди булуы орлыкка да бәйле. Наил Залаков әйтүенчә, хәзер күп хуҗалыклар орлык белән тәэмин итүчеләрнең күбесе белән ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырганнар. Шул ук вакытларда кайбер хуҗалыклар акчаны янга калдыру максаты белән очраклы фирмалардан арзанга сыйфатсыз орлыклар сатып алалар. Нәтиҗәдә - начар уңыш. «Әлбәттә, мондый очраклар кимеп бара. Хуҗалыклар җитәкчеләреннән шуны сорыйсым килә, 2020 ел уңышы өчен мондый хаталарны кылмасагыз иде», - дип, мөрәҗәгать итте нотыкчы киңәшмәдә катнашучыларга. Тулаем алганда, Татарстанда бөртеклеләрнең күпчелек блогы, күпмедер күләмдә башка селекция үзәкләреннән перспективалы яңа сортлар кайтарудан тыш, үз орлыклары исәбенә ябыла. Киләсе ел өчен 350 мең тоннадан артык орлык салынган, бу ихтыяҗга карата 102% тәшкил итә. «Билгеле инде, кайбер эш төрләре һава торышына нык бәйле, әмма әлегә кадәр туфракның эшкәртелеп бетмәвен һич ничек аңлап булмый. Бу эшне логик төгәлләү сорала», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов республика игенчеләренә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз