Зәйдә Константин Волков истәлегенә ирекле көрәш турниры башланды

2019 елның 16 ноябре, шимбә
Зәй шәһәре спорт-сәламәтләндерү комплексында Россиянең спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча республика турнирын ачу тантанасы булды. Турнирны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г. Акатьев, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В. Чапков, М.А. Волков, Зәй муниципаль районы спорт ветераннары һәм турнир спонсорлары катнашты. Турнирда Әлмәт, Алексеевск, Түбән Кама, Мамадыш, Тукай районы, Яр Чаллы, Мәскәү, Казан, Башкортстан Республикасы, Свердловск өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм Зәйдән 150 дән артык көрәшче катнаштырга теләк белдерде. Ярышлар 8 яшьтән 18 яшькәчә (егетләр), 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге (кызлар) көрәшчеләр арасында узачак. Турнир нәтиҗәләре буенча 16 авырлык категориясендә иң көчлеләр ачыкланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International