Зәйдә ачык тыңлаулар узды

2019 елның 15 ноябре, җомга
2015 елның 15 ноябрендә хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина, шәһәр Советы аппараты һәм район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре рәислегендә «Зәй шәһәре»муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Әлеге проект буенча Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Р.Р. Исламова чыгыш ясады. Халык алдында тыңлауларга тәкъдим ителгән «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлеге Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын Зәй шәһәре Советының чираттагы утырышына чыгарырга тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International