КФУ ның Алабуга институты абитуриентларны, әти-әниләрне һәм кунакларны Ачык ишекләр көненә көтә

2019 елның 15 ноябре, җомга
17 ноябрьдә КФУның Алабуга институты абитуриентларны, әти-әниләрне һәм кунакларны Ачык ишекләр көненә көтә. Кунаклар уку йорты администрациясе белән очрашып, университет һәм студент тормышы турында сорауларга җаваплар алачаклар. Шулай ук җитәкчелек, укытучылар һәм студент активы белән очрашу, уку аудиторияләре, музей һәм лабораторияләр, әзерлек юнәлешләре буенча презентацияләр, мастер-класслар планлаштырыла. Уку йорты җитәкчелеге, факультет деканнары һәм кабул итү комиссиясе 2020 елда укырга керү тәртибе, уку шартлары, студент һәм читтән килгәннәрнең тулай торак тормышы турында сөйләячәкләр. Масштаблы чараның үзәгендә бул! Барыгызны да сәгать 9:00да Алабуга шәһәре, Казан урамы 89 йорт адресы буенча көтәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International