Зәй политехник көллиятендә студентлар белән очрашу узды

2019 елның 15 ноябре, җомга
Галимнәр кызларның малайларга караганда тизрәк үсеп җитүен һәм иртәрәк җитлегүен күптән исбатлаган. Нәкъ менә шуңа күрә 16 яшьлек күп кенә кызлар, үзләрен ирекле һәм тулы канлы кеше итеп хис итәргә теләп, киләчәккә планнар коралар. Болай эшләү һәрвакыт дөрес һәм рөхсәт ителәме? Әлеге сорауга җавапны 13 ноябрьдә түгәрәк өстәл форматында узган очрашуда Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентларына табиб - гинеколог Мишина Т.И., прокурор ярдәмчесе Абдуллина А.У., Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе инспекторы Бажанова Е.Ф., клиник психолог Каравашкина Д.М. җиткерделәр. Очрашуны балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International