Зәй студентлары хокук сагында торучылар белән очрашты

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе
12 ноябрьдә Зәй политехник көллиятендә социаль-негатив күренешләрне кисәтү атналыгы кысаларында студентлар район җитәкчелеге, көч структуралары вәкилләре белән очраштылар. Очрашуны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе А.В. Чапков ачты.Ул әлеге уку йортында белем алучылар тарафыннан кылынган хокук бозу һәм җинаятьләр турында сөйләде. Зәй шәһәре прокуроры Р.Р. Кәримов, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Зәй районара бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Р.Х. Исмәгыйлев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге шәхси составы белән эшләү бүлекчәсе башлыгы И.Н. Шакиров, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Зәй районы буенча филиалы башлыгы А. В. Иванов, ТР Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов үз эшчәнлекләре, тикшерү эшләре турында сөйләделәр, балигъ булмаганнарга җинаятьләр һәм хокук бозулар кылган өчен билгеләнә торган җәза төрләре турында кисәттеләр.Шулай ук һөнәри юнәлеш бирү эше алып барылды. Очрашу диалог форматында тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International