Зәйдә районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиевне искә алдылар

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Бүген Зәйдә районның элеккеге башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә багышланган чаралар узды. Истәлекле билгегә чәчәкләр салу Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта узды. Бирегә аның белән төрле елларда эшләгән хезмәттәшләре, Ринат Шәех улының туганнары, район җитәкчелеге, Зәй җәмәгатьчелеге җыелды. Җыелучылар алдында «Челтәр компания»се  ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов һәм Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров чыгыш ясадылар. Зәйлеләр Ринат Фәрдиевне төгәл сүзле, ышанычлы дус буларак беләләр, аның кешеләргә булган игелекле мөнәсәбәтен яхшы хәтерлиләр. Ринат Фәрдиев белән тормыш юлында очрашкан һәркем аның профессиональлеген һәм хезмәт сөючәнлеген югары бәяләделәр. Ринат Шәех улы 30 ел гомерен Зәй районын үстерүгә багышлады.  Ул 2008 елда вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International