Зәйдә пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләргә белем алу турында диплом тапшырдылар

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең пенсия яшенә җитеп килүче 16 хезмәткәренә белем алуны тәмамлау турында диплом тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, укыту 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Хезмәткәрләрне чыгарылыш белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Аның билгеләвенчә, пенсия яшенә җитеп килүчеләрне илкүләм проект кысаларында укыту – мәшгульлек үзәге өчен генә түгел, бөтен ил өчен яңа тәҗрибә. Илнар Хафизов мәшгульлек үзәгенең укытуны оештыру буенча эшен югары бәяләде, ә укуны тәмамлаучыларга эшләрендә уңышлар теләде. Муниципаль учреждение хезмәткәрләре “Бухгалтер”, “Логопед” һәм “Психолог” юнәлешләре буенча квалфикацияләрен арттырды. Укуны тәмамлаучы – “Үзәкләштерелгән китапхагә системасы” МБМУның методика бүлеге мөдире Ольга Руди яңа белем алырга мөмкинлек тудырылуы өчен рәхмәт сүзләре белдерде. “Мин күптән психологка укырга теләгән идем. “Өлкән буын” проекты ярдәмендә күптәнге хыялым чынга ашты”, - диде ул, яңа белемнәрнең эштә кирәк булуын аерым ассызыклап. Халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрне укыту киләсе елда да дәвам итәчәк, дип хәбәр итте. Эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләрен бюджет хисабына укыту мөмкинлеге барлыгы хакында искәртте. Хәзер мәшгульлек үзәге заявкалар кабул итә. Берничә предприятие һәм оешма йөздән артык хезмәткәрне укыту өчен документлар тапшырды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International