Зәйнең «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе, «Зәй политехника көллияте» тарафдарлары белән берлектә Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «РосКвиз» интеллектуаль команда уены үткәрде. Биремнәр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының тарихы, административ-территориаль төзелеше, мәдәни һәм тарихи мирасы белән бәйле иде. Уенда «электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү», «сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү», «компьютер системалары һәм комплекслары», «Коммерция» белгечлекләре буенча белем алучы колледж студентлары арасыннан 5 команда катнашты. Катнашучылар эрудиция, интуиция, зирәклек һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Залда тамашачылар үз иптәшләре өчен бик актив "җан аттылар". Уен нәтиҗәсендә барлык катнашучылар һәм жюри әгъзалары үзләренең белем дәрәҗәсен тагын да баеттылар. Конкурска йомгак ясап, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Флорида Әхмәтвәлиева: «Кадерле балалар! Мин ышанам, бу кызыклы һәм танып-белү уены сездә илебезнең тарихын һәм мәдәниятен тирәнрәк өйрәнү теләге уятты!”-диде. Уен җиңүчеләренә һәм призерларына беренчедән өченче дәрәҗәгә кадәр дипломнар тапшырылды. Ике команда РосКвиз уенында катнашучылар Дипломын алды. Аларның барсынада «Бердәм РОССИЯ» партиясе символикасы төшерелгән сувенирлар бүләк ителде.