Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра
2019 елның 25 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 26 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар. Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдән эшли башлады һәм алар Яңа елга кадәр атна саен булачак. Һәр ярминкә аерым үзенчәлеккә ия, мәйданчыкларга китерелә торган продукция ассортименты сатып алучыларның ихтыяҗын истә тотып булдырыла. Мәсәлән, узган атнадагы ярминкәдә Ямашев ур. мәйданчыгында Кайбыч районы фермеры тарафыннан үстерелгән, яңа җыелган кура җиләген сатып алырга мөмкин булса, Җиңү проспектында Зеленодольск шампиньоннарын рәхәтләнеп алдылар, ә Агропаркта сатып алучыларның үзләре тарафыннан үрчетү өчен хәтта тере тавыклар, казлар һәм куяннар сатылды. Шәһәр халкы үзләренә кирәк продукцияне ярминкә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар. Моның өчен стендларда махсус әрҗәләр куелган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр халкы, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр аеруча яратып йөри һәм ул зур социаль әһәмияткә ия. Татарстанның Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск муниципаль районында 2019 елда уздырылган 5 язгы һәм 6 көзге ярминкәләр йомгакларыннан күренгәнчә, аларга 646,4 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәр кешеләре 960 тонна ит, 238,5 тонна үлчәүле сөт, 5100.4 млн тавык йомыркасы, 410.5 тонна он һәм 508,7 тонна шикәр комы сатып алганнар. Узган атнада массакүләм мәгълүмат чараларында, карабодай ярмасына бәяләр арта, дигән кайбер хәбәрләр чыккан иде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, ярминкәләрдә ярманың килограммы 30 сумнан сатыла. Бәяләрне күтәрү планлаштырылмый. Булган запаслар ихтыяҗны тәэмин итәрлек. Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казан ярминкәләрен шәхсән үзләре йөреп чыга. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз