Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров: терлекчелек тарамагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар буенча уңай динамика күзәтелә
2019 елның 21 октябре, дүшәмбе
Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Башта Марат Җәббаров кыр эшләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Бүгенгә шикәр чөгендере 47 мең га яисә барлык мәйданның 74%ында җыелган. «Бер гектардан уртача уңыш 443 ц чыга һәм 2 млн. тоннадан артык чөгендер алынган, - диде Марат Җәббаров. – Тагын 17 мең гектардан кимрәк мәйданда җыясы калды». Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы уңыш күрсәткечләре югары булган районнарны атап китте. Болар: Тәтеш район (530 ц/га), Актаныш (523 ц/га), Зәй (518 ц/га), Минзәлә (507 ц/га) районнары. Заводларга 1 млн. 100 мең тоннадан артык чөгендер озатылган, көнгә 17 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелә, әлегә 112 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Бәрәңге җыюга килгәндә, Марат Җәббаров әйтүенчә, республика кырларында икенче икмәкне тагын 190 гектарга якын мәйданда җыясы калган. «Икенче атнада бәрәңгене җыеп бетерергә планлаштырабыз», - диде ул. Моннан тыш, республикада 400 гектарда яшелчәләр җыясы калган, моның күпчелеге кәбестә кыры. Бүгенгә республикада 75 мең тонна көнбагыш суктырылган, ул барлык мәйданның 33%ында җыелган (барысы 132 мең га). Орлык кукурузы буенча да шундыйрак хәл. Бүгенгә 4,8 мең га мәйданда 25 мең тонна орлык кукурузы суктырылган, уңыш - якынча 52 ц/га (бер гектардан уртача уңыш 2018 елдагыга караганда 10,8 центнерга күбрәк). Марат Җәббаров шулай ук авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында терлекчелек тармагының агымдагы елның 9 айлык эшенә йомгаклар белән таныштырды. Гомумән алганда, терлекчелек буенча уңай динамика күзәтелә. Сөт 1 млн. тоннадан артык савылган, артым - 4%. 300 мең тоннадан артык терлек һәм кош-корт үстерелгән, узган елга караганда 7 мең тонна артыграк. Ит күләменең яртысыннан артыгын кошчылык тармагы җитештерә, бу - 156 мең тонна. Дуңгыз ите җитештерү дә артты, диде Марат Җәббаров, узган елга карата 106% тәшкил итә. Министр дуңгыз ите җитештерүче эре предприятиеләрне атап китте, болар: «Камский Бекон», Буа районының «Авангард» предприятиесе. Йомырка юнәлешендәге кошчылык предприятиеләренең күрсәткечләре шулай ук динамикада. 9 ай эчендә 902 млн. данә йомырка алынган, бу узган елга караганда 115 млн. данәгә күбрәк. Бу тармактагы күрсәткеч күләменең 74%ы «Ак Барс» холдингка карый. «Державинская» кошчылык фабрикасының күрсәткечләре дә югары – биредә җитештерүчәнлек 12 мәртәбә арткан. Республикада эре мөгезле терлекләр буенча күрсәткеч узган елдагыдан 1%ка кимегән. Районнар арасындагы динамика шактый аерыла. Мамадыш районында терлекләр саны арту дәвам итә. Саба, Балык Бистәсе, Зеленодольск районнарында терлекләр саны биш меңнән артык. Әмма терлекләр санын киметкән районнар да бар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы муниципаль районнар башлыкларына терлекләр саны кимү фактларын тикшерергә һәм аларның баш санын алга таба арттыру планын төзергә кушты. Сөт җитештерүгә килгәндә, 23 район былтыргы күрсәткечләрне арттырган. Министр шундыйлардан Балтач, Кукмара һәм Әтнә районнарын атап китте, аларда сөт 6 мең тоннга арткан. Бу районнар республика буенча җитештерү күләме үсешенең яртысын тәэмин итәләр. Гомумән, республика буенча бүген тәүлеккә 3,5 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Гадәттәге “сөтле” районнардан тыш, узган елның шушы чорына карата тәүлеклек савым Актаныш, Түбән Кама, Саба, Тукай, Нурлат районнарында арткан. Марат Җәббаров районнарда хезмәткәрләргә вакытында хезмәт хакын түләүгә, кадрлар белән тәэмин итүгә игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Моннан тыш, терлекләрне тоту технологиясен яхшырту буенча да чаралар күрелергә тиеш. Марат Җәббаров шулай ук 26 октябрьдә «Август-Мөслим» ҖЧҖендә 2400 баш сыерга исәпләнгән роботлаштырылган сөтчелек комплексын төзүгә беренче таш куелачагы турында игълан итте. Шулай ук Бөгелмә муниципаль районында «Северная Нива Татарстана» («ЭкоНива») ҖЧҖендә 13 баш терлек өчен тагын өч сөтчелек комплексы төзелә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз