Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров: безнең бурыч – файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен кызыксынучы фермерларга биреп, аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү
2019 елның 15 октябре, сишәмбе
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе белән берлектә файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү буенча уңышлы эш алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде. Ул шулай ук 2019 елда Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән берлектә, урыннарга чыгып, файдаланылмый торган җир кишәрлекләренә күчмә тикшерү уздырылуы турында әйтте, нәтиҗәдә, 33,4 мең га файдаланылмый торган җир булуы ачыкланды. күзәтчелек чаралары барышында 2,5 мең га җир әйләнешкә кертелде. Җир законнарын бозган өчен 49 хокук бозучы административ җаваплылыкка җәлеп ителде, 2,375 млн сум административ штраф салынды. Федераль салым хезмәтенә җир салымы ставкасын күтәрү буенча мәгълүмат җибәрелде. Очрашу барышында яклар шулай ук хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектларын кызыксынучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бирү максатында аларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар. Эшче киңәшмә нәтиҗәләре буенча, файдаланылмый торган җирләрне кызыксынучы крестьян (фермер) хуҗалыкларына тапшыру һәм аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү мөмкинлеген карау өчен шундый җирләрнең милекчеләре белән сөйләшү турында карар кабул ителде. Бу эш һәр районның башкарма комитетлары тарафыннан барлык файдаланылмый торган җирләр буенча башкарылачак. Һәр квартал нәтиҗәләре буенча эшкә йомгаклар ясау планлаштырыла.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз