11 октябрьдә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре,мобиль офис кулланып, «Аккурайд Уилз Руссиа» заводында эштән кыскартылачак хезмәткәрләр өчен консультация оештырды. Директор вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева хезмәткәрләргә, хезмәт килешүен өзү белән бәйле рәвештә каралган гарантияләр һәм компенсацияләр, дәүләт хезмәтләре алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итү тәртибе һәм сроклары белән бәйле сорауларга җавап бирде. Чарада катнашучыларга шәһәр предприятиеләрендәге, республика буенча һәм башка төбәкләрдә булган вакансияләр тәгъдим ителде.