Зәйдә «Наше время–Безнең заман-2019» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона туры узды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Зәйдә «Наше время–Безнең заман-2019» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона туры узды. Анда Кама аръягының 7 районыннан командалар катнашты, алар ике көн дәвамында «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Иң яхшы чыгышлар 13 октябрь көнне гала-концертта тәкъдим ителде. Фестиваль ел саен җитештерү өлкәсе, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче яшьләр арасында үткәрелә. Зәй командалары фестивальдә өченче ел рәттән катнаша. Быел барлык өч юнәлеш буенча да зәйлеләр 1 нче урынны алды. Фестивальдә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Зәй ГРЭСЫ, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ, «Энергетик «мәдәният сарае», «Зәй шикәре» ААҖ иҗат коллективлары актив катнашты. 13-14 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә фестивальнең финалы планлаштырылган, 16 ноябрьдә фестивальнең йомгаклау гала-концертында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International