Үзәк китапханәдә «Сезнең өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык» дигән экскурсия үтте

2019 елның 12 октябре, шимбә

11 октябрь көнне С. Рафыйков исемендэге Үзәк китапханәдә 3 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Сезнең өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык» дигән экскурсия үткәрелде. Экскурсиядә катнашучылар каталоглар, китап фонды, китапханә яңалыклары һәм күргәзмәләре белән таныштылар, абонемент, уку залы һәм башка бүлекләрдә булдылар. Шулай ук алар китапханәгә язылганда бердәм уку билетының нинди мөмкинлекләр бирүен дә белделәр. Чара ахырында викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International