Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде. «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй УАД филиалының 2019 елның 9 ае эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елда көтелгән эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй УАД филиалы башлыгы Ганске Александр Владимирович чыгыш ясады. "Татнефтедор" ҖЧҖ Зәй УАД филиалы эшчәнлегенең төп юнәлешләре: Зәй муниципаль районының гомуми файдаланудагы юлларын карап тоту - 416 км озынлыкта; «Татнефть» ҖЧҖ буенча «Прикамнефть», «Елховнефть»-190 км озынлыкта, «Танеко» - 10 км озынлыкта; юлларны ремонтлау - төзелеш эшләре буенча «Главтатдортранс» ДКУ төп заказчысы һәм башка заказчыларның эш күләме -25 км озынлыкта каралган.2019 елның 9 аенда “Татнефтедор" ҖЧҖ Зәй УАД филиалы тарафыннан 22 мең тонна асфальт җитештерелгән һәм җәелгән, ел азагына кадәр 30 мең тоннага кадәр җитештерү планлаштырыла. Тәкъдим ителгән мәгълүмат нәтиҗәләре буенча Совет әгъзалары фикер алыштылар. Совет тәкъдимнәре беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелде.