Сәнгать дәрәҗәсендәге эш: Зәйдә иҗади конкурска нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 12 октябре, шимбә

Бүген Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә “Сәнгать дәрәҗәсендәге эш” дип исемләнгән рәсем һәм иншалар муниципаль конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Чараны оештыручылар адресына 50дән артык хезмәт килде. Жюри составына мәшгульлек үзәге, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният идарәләре вәкилләре керде. Балалар конкурска буяу һәм карандашлар белән ясалган рәсемнәр тәкъдим итте. Үз эшләрендә алар игенче, ветеринар, төзүче, мөгаллим, рәссам, тегүче, машина йөртүче һ.б. хезмәт вәкилләрен тасвирлаган. Рус һәм татар телләрендә язылган иншаларда әти-әниләре һәм туганнары һөнәрләре, киләчәктә сайларга теләгән хезмәтләре турында язган. “Яратып, теләк белән башкарганда, һәр эшне сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп була”, - дип белдерде Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева. Аның билгеләвенчә, Зәй районы, талантлы, хезмәт сөючән халкы белән дан тота. Алар тырышлыгы белән район күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы рәтләрдә бара. “Сезнең хезмәтләрегездә хезмәтнең асылын аңлавыгызны күрү бик куандыра. Һәрберегез киләчәктә үз эшенең остасы булыр, дип ышанабыз”, - диде Ольга Лаптева. Район Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Светлана Ревина конкурсның Татарстанда эшче һөнәрләр елына һәм Зәй районында мәдәният елына багышлап һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан оештырылуы хакында искәртте. Ул барлык катнашучыларга активлык күрсәтүләре һәм хезмәт культурасы мәсьәләсенә битараф булмаулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Рәсем конкурсында 1-4 нче сыйныф укучылары арасында беренче урынны Зәй шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбе укучысы Юлия Алексеева яулады. Икенче урынны үзара Зәй шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбе укучысы Алинә Гарипова һәм Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучысы Ангелина Насыйрова бүлде. Өченче урын өч катнашучыга эләкте: Анастасия Никитина (Александр бистәсе мәктәбе), Никита Юдин (Кадер мәктәбе), Зәйнәп Шәфигуллина (Югары Мәлем мәктәбе). 5-8 нче сыйныф укучылары арасында рәсем өчен Элина Галина (Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе) һәм Александра Зозуленко (Зәй шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбе) “алтын” яулады. “Көмеш” Виалетта Комаровага (Зәй шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбе) һәм Татьяна Мазанкинага (Төги мәктәбе) эләкте. “Бронза”ны Нәфисә Шәфигуллина (Югары Мәлем мәктәбе), Дарина Комиссарова (Александр бистәсе мәктәбе), Валерия Королева (Зәй шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбе) яулады. Рус телендә инша язу буенча Александр бистәсе мәктәбендә белем алучы Иван Малышевка тиңнәр булмады. Бигештән Гүзәл Маликова һәм Югары Мәлемнән Зарина Баранова икенче урын алды. Өченче урынга Зәй шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбе укучысы Альберт Сәлимгәрәев лаек булды. Татар телендә иншалар номинациясендә беренче урын булмады. Икенче урынны Алинә Локманова (Зәй шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбе) һәм Камил Миңнебаев (Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе) үзара бүлде. Өченче урынны Резидә Шәйхетдинова (Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе) яулады. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алды. Барлык укучыларга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International