Зәй мәшгульлек үзәге профсоюзы хисап җыелышы уздырды

2019 елның 11 октябре, җомга
10 октябрь көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә беренчел профсоюз оешмасының хисап утырышы узды. Аның эшендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары, дәүләт һәм җәмәгатькә хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең Гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасының Зәй муниципаль районындагы ышанычлы заты (профсоюз вәкиле) Елена Недошивина катнашты. Җыелышны ачып, Елена Недошивина социаль яклау, социаль хезмәт күрсәтү, халык мәшгульлеге, яшьләр эшләре һәм спорт буенча дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләренә профсоюз тарафыннан күрсәтелүче социаль гарантияләр һәм ташламалар турында сөйләде. Җыелышта халык мәшгульлеге үзәге профсоюз комитеты рәисе, ревизия комиссиясе рәисе, хезмәт куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле вәкил хисап тоттылар. Чара барышында үзәк профсоюз комитетына яңа җитәкче, шулай ук ревизия комиссиясе әгъзалары һәм хезмәт куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле вәкил сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International