Үзәк китапханәдә ветераннар өчен “Миләшле көз” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте

2019 елның 11 октябре, җомга
10 октябрьдә шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте һәм “Надежда” клубына йөрүчеләр өчен “Миләшле көз” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Чара үткәреләсе залда бәйрәм рухы сизелеп тора иде.Бәйрәм ике командагы бүленеп төрле бәйгеләрдә көч сынашу рәвешендә барды. Көз турында табышмаклар, миләш турында җырлар һәм сынамышлар яңгырады. Музыкаль мәктәптә тәрбияләнүче Эвелина Архипова чыгышы көчле алкышларга күмелде. Бәйрәмгә килүчеләр миләш турында бик мәгълумат белде. Чараны һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп китапханә хезмәткәрләре Г.В Лаврентьева һәм О.Н Руди алып барды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International