Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Мәскәүдә I Халыкара агросәнәгать форумы эшли башлады
2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган I Халыкара агросәнәгать форумы (МАПФ-2019) эшли башлады. Форумның “яшел” брендны үстерүгә багышланган пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Цюй Дунъюй, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Сербия Республикасы авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыгы министры Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия сыйфат системасы”) коммерциягә карамаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль директоры, Идарә рәисе Андрей Гурьев, киләчәк ашамлыкларын өйрәнүче җәмәгать футурологы Морган Гэй катнашты. Сәламләү чыгышында Дмитрий Медведев дөньякүләм азык-төлек базарындагы төп проблемаларны атады һәм бу форумда күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Цюй Дунъюй үз чыгышында ачлыкка каршы көрәш һәм дөньякүләмендә экологияне саклап калу темасын күтәрде. Бранислав Недимович Сербия Республикасында органик авыл хуҗалыгы җитештерүе тәҗрибәсе турында сөйләде. Максим Протасов Россиядә “яшел” продукция үстерү тенденциясенә тукталды. Андрей Гурьев үз нотыгында Россия минераль ашламаларын чит илгә чыгарганда өстәмә конкуренция өстенлекләре турында сөйләде. Морган Гэй 20 елдан соң безнең ризыкларыбызның нинди булуы турында фараз-нотык белән чыгыш ясады, ризыкка һәм аны куллануга мөнәсәбәтнең ничек үзгәрәчәге турында фикерләр әйтте. «Россиянең органиканы экспортлау күләме хәзерге вакытта елга барысы 14 миллион евро гына тәшкил итә. Шул ук вакытта, экспертлар бәяләүләре буенча, Россия дөньякүләм органик продукция базарында кимендә аның 10%ын тәшкил итә алыр иде», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Ул шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Яхшыртылган экологик тасвирламалар белән авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек турында” федераль закон проекты эшләнгән булуын әйтеп узды. Органикадан аермалы буларак, яхшыртылган экологик тасвирламалар белән продукция җитештергәндә закон проекты нигезендә кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булмаган ашламалар, үсемлекләрне яклау чараларын, азык өстәлмәләрен куллану рөхсәт ителә. Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Ул Россия өчен яңа экопродукция базарына нигез салачак һәм аның нигезендә сертификация узган, намуслы җитештерүчеләр кокуренциягә сәләтле өстәмә өстенлекләр алачаклар. Пленар утырыш йомгаклары буенча илебездә экологик яхшыртылган тасвирламалар белән җитештерелә торган продукциягә куела торган “яшел” бренд тамгасы өчен бөтенроссия тавыш бирүе башлану турында игълан ителде. Үз тавышыңны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы яисә МАПФ-2019 сайтында бирергә була. Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе шулай ук МАПФ-2019 эшендә дә катнашты. Форум кысаларында эшлекле очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр узды. Беренче нәтиҗә буларак, минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Форум 10 октябрьгә кадәр булачак. Аның эшлекле программасы кысаларында федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре, халыкара оешмалар вәкилләре, үзебезнең һәм чит илләр әйдәүче компанияләренең тармак экспертлары һәм топ-менеджерлары авыл хуҗалыгын үстерүнең дөньякүләм тенденцияләре һәм Россия АПКсының дөньякүләм азык-төлек базарында урыны турында фикер алыштылар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз