Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Яр Чаллы шәһәренең Орган залында Татарстан Республикасының машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар. Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов та бар иде. Чарада катнашучыларга республиканың машина төзелеше комплексына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде - йөк автомобильләре, микроавтобуслар, тракторлар, экскаваторлар, двигательләр, скважиналар ремонтлау җайланмалары. Орган залы фойесында мәртәбәле кунакларны WorldSkills Russia 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары каршы алды. Республика Президенты үз чыгышында якындагы елларда Россия Президенты Владимир Путин куйган зур үсеш бурычларын гамәлгә ашырырга, югары квалификацияле белгечләр әзерләргә һәм эшче һөнәрләренең абруен үстерүне тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International