Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры
2019 елның 4 октябре, җомга
Календарьда беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, моңландыра, шатландыра торган бер бәйрәм бар: Өлкәннәр көне.Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Шушы дата уңаеннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары уздыралар. Быел да Өлкәннәр декадасы, шулай ук, бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды. Куш Елга авылында яшәүче өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче өлкәннәребез бергә җыелып яшь чакларын сагынып искә алдылар, авыл хәлләрен барладылар, яңалыклар белән уртаклаштылар.Шыкмай авылында гомер кичерүче Исрафилова Хәбибә әби исә бәйрәм белән котларга килгән мәктәп балаларына бик сөенеп калды. Өлкәннәр декадасы кысаларында Түбән Биш авылында өлкән яшьтәге гражданнар белән “Чәчәк ат, Республикам минем!" музыкаль әдәби кичә оештырылды. Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәребез игътибарына Татарстан турында җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар. Шулай ук бу көннәрдә районыбызда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле акцияләр үткәрелә. ”Йортта ярдәмче” акциясе кысаларында өлкәннәрнең йортларында, ишегалларында җыештыру эшләре башкарыла. “Өйдә бәйрәм”акциясе кысаларында мәктәп укучылары, мәданият хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәткәрләр олы яшьәге кешеләрне өйләренә барып бәйрәм белән котлыйлар. Өлкәннәребез һәрвакыт чын кайгырту тоеп, бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр иде. Хөрмәтле өлкәннәребезнең гомерләре озын, исәнлекләре нык булсын. Елга бер килә торган Өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсе, көн саен шулай булсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз