Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә социаль өлкә учреждениеләреннән лаеклы ялга чыккан пенсионерларны Өлкәннәр көне белән котладылар
2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Бу өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтү көне. Ул көнне йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулып тора, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча игътибарлы буласы килә. Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәр өчен берничә тематик чара узды. Социаль өлкә учреждениеләреннән лаеклы ялга чыккан кешеләр дә игътибардан читтә калмады. Нәкъ менә алар өчен 3 октябрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең уңайлы залында бәйрәм чарасы узды. “Безнең яраткан игелекле кешебез!” концерт программасы белән Наталья Бакеева җитәкчелегендәге “Ассоль “ вокаль ансамбле чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова пенсионерларны бәйрәм белән котладылар. Тәм-томнар белән чәй табыны артында катнашучылар эш елларын искә төшерделәр, аралаштылар, яңалыклар белән уртаклаштылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз