«ЛУКОЙЛ» социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яуладылар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе
Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “ЛУКОЙЛ” компаниясенең Татарстанда Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда бездән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә делегация катнашты. РИТЭК «ЛУКОЙЛ» гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар буенча Х конкурсы старт алуы турында хәбәр иткән идек. Бәйгегә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителде. «Экология», «Рухилык һәм мәдәният», «Спорт» номинацияләре буенча тапшырылган эшләр арасында безнең районнан да җиңүчеләр бар. Алар – “Шатлык” социаль ярдәм үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасы, «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү комплекслы үзәге” автоном дәүләт учреждениесе, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре, үзәк мәчет һәм Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International