Районда чөгендер алу дәвам итә

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе
23 сентябрьгә районда шикәр чөгендере 3350 гектар мәйданда алынган, бу планның 36 процентын тәшкил итә. 162556 тонна татлы тамыр казылган, бер гектардан уртача уңыш күләме – 485 центнер. Алынган шикәр чөгендерен басулардан ташуда техника белән тоткарлыклар юк, ул планлаштырылганча бара. Басуларда 12 ”Ропа-Тигер” чөгендер алу комбайны, 4 төягеч техника эшли. Чөгендер игүчеләр алдына эшне 20 октябрьгә төгәлләү бурычы куела. Комбайннарның тәүлегенә 20 гектарда чөгендер казу мөмкинлеген исәпкә алганда, бу срокка эшне төгәлләү бик мөмкин. Шикәр заводы бүгенге көнгә 310000 тонна чөгендер кабул иткән, шуның 128572 тоннасы Зәй районы басуларыннан китерелгән. Завод 213345 тонна чимал эшкәрткән, 27407 тонна шикәр җитештергән. Чөгендернең шикәрлелеге – 16,96 процент.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International