Бүген Дүрт-Мунча авыл җирлегендә Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Эш Дүрт-Мунча авылында урнашкан сөтчелек комплексын карау белән башланды. Семинарда катнашучылар аннан Кабан-Бастрыкта үзара салым акчасына төзекләндерелгән чишмәдә, республикада үрнәк итеп танылган Юрий Ермаковның кече фермасында, башлангыч мәктәптә булдылар, муниципаль янгыннардан саклау хезмәтенең яңача эшчәнлеге белән таныштылар, часовняны төзекләндерүне карадылар. Семинарның пленар өлеше Дүр-Мунча мәдәният йортында үтте. Кереш сүз белән Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Җирле үзидарә органнары эше турында Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков сөйләде. 2019 елда районда үзара салым эшенең барышы, авыл җирлекләре балансындагы күперләрнең торышы хакында Советның оештыру бүлеге баш белгече Илнар Хәбибуллин бәян итте. Шулай ук авыл җирлекләре буенча муниципаль милекне теркәү, интернет, телефон элемтәсе, гигиена һәм эпидемиология үзәге эшчәнлеге, авылларда мәдәният учаклары торышы һәм эше буенча да чыгышлар тыңланды. Семинарга йомгакны Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов ясады.