Ел саен Россия Федерациясендә 11 сентябрьдә алкогольле бәйлелеккә һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыруга каршы көрәш алып бару максатыннан, Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Аеклык көне - ул узган гасырда ук башланган матур традиция. Бу көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәп, урамга чыктылар. Барлык катнашучыларга да «Алкогольсез яшәү файдалы!» дигән белешмәлекләр тараттылар.