«Дуслык» яшьләр үзәгендә ачык ишекләр көне үтте

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшьләр үзәге яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен төрле яктан үстерү мәйданчыгы булып тора. Ә ачык ишекләр көне алар күңеленә иң туры килгән шөгыльне сайларга мөмкинлек бирә. Бала теге яки бу түгәрәкләргә теләп йөргәндә генә, нәтиҗә уңай булачак бит. Бүген бирегә җыелган «Дуслык» яшьләр үзәге кунакларына ачык ишекләр көнендә төрле мастер - классларда катнашу мөмкинлеге булды. Шулай ук кунаклар кызыклы интерактив программада актив катнаштылар, үзара аралаштылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар. «Дуслык» яшьләр үзәгендә яңа иҗат сезоны ачылды. Димәк, яшь зәйлеләрнең үзләре теләгән түгәрәккә килү һәм язылу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International