Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Иң мөһиме – булдырмый калу!
2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе
1 сентябрьдән көзге-кышкы чор башлана, күпләр уйлавынча, янгыннар чыгу куркынычы да кими. Әмма, синоптикларның озакка сузылган “әбиләр чуагы” вәгъдә итүен исәпкә алсак, кипкән үлән, чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә янгыннар чыгу куркынычы зур булып кала әле. Күпчелек очракта янгыннар килеп чыгуның беренче сәбәбе булып, ут белән саксыз эш итү, кешеләрнең гамьсезлеге һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү тора. Кипкән, корыган үсемлекләрне максатчан яндыру (күп очракта авыл хуҗалыгында) урманнар, торфлы жирләр янып китүгә китерә, шуннан торак пунктларга күчәргә мөмкин. Менә шуларны исәпкә алып, район янгыннарны кисәтү һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге шәһәр-район халкына бу чорда бакча участокларында, каралты-кура тирәсендә чүп-чар һәм кипкән үлән яндырудан тыелып торырга киңәш итә. Шул ук вакытта торак пунктларның гомуми файдаланудагы җир территорияләрендә чүп яндыру, учак ягу катгый тыелуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр инде җыелган чүп-чарны яндырырга уйлагансыз икән, бу эшне янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп, 5 метр радиуста территорияне тиз кабынып китә торган материаллардан чистартып, тимер мичкәдә яки тирәнлеге 30 см булган чокырда, якындагы корылма, биналарга зыян килмәслек арада, су, беренчел янгын сүндерү чараларын тәэмин итеп, башкару кирәк. Ә иң идеаль вариант - чүп-чар, калдык- постыкларны мичтә яндыру. Саклык чараларын үтәү мөһим – территория чиста, кул астында янгын сүндергеч, мобиль элемтә чарасы булырга тиеш. Җилле һава шартлары торганда, янгыннарга каршы аерым режим кертелгән чорда учак ягу катгый тыела, яккан учакны һич кенә дә күзәтүчесез калдырырга ярамый. Шулай ук ут тергезгәндә янучан, тиз кабынып китә торган сыекчалар, шартлый торган һәм янганда агулы, бик көчле агулы матдәләр бүлеп чыгара торган материаллар куллану катгый тыела. Янып беткәннән соң учак урынын туфрак, ком белән күмәргә яки күп итеп су сибәргә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау мал-мөлкәтнең иминлеген тәэмин итәргә, янгыннарны кисәтергә ярдәм итүен истән чыгармыйк. Янгыннардан саклау хезмәтен чакырту өчен телефон: 01, мобиль элемтә аша -101.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз