Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар
2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе
10 нчы сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде. Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты. Киңәшмә башында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны агымдагы елның 8 айлык эшенә йомгаклар белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт, ит җитештерү, шулай ук терлекләр санын саклап калу мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Бүгенгә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 721,5 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 242,5 мең баш, дуңгызлар – 453,1 мең баш, кәҗә һәм сарыклар – 55 мең баш, кош-корт – 14,9 млн баш, атлар – 19,9 мең баш. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның 8 аенда 915,6 мең тонна сөт җитештерелгән (104%), 265,6 мең тонна ит җитештерелгән (102%), шул исәптән эре мөгезле терлек - 65,3 мең тонна (99%), дуңгыз - 60,3 мең тонна (105 %) һәм кош-корт - 138,4 (103 %). Министр урынбасары сүзләре буенча, ел башыннан алып республикада 8 августка авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда тәүлеклек тулаем савым 3949 кг булган, бу узган елның шушы чорына карата 104% тәшкил итә. Моннан тыш, киңәшмә барышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыруның мөһимлеге турында әйтелде, бу эре мөгезле терлекләрнең нәсел һәм токым сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә һәм сәламәт терлекләр булдыруда профилактикалауның төп чарасы булып тора. Бу хакта “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе“ ДКУнең нәселле терлек үрчетү бүлеге башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады. Очрашу барышында шулай ук Нәҗип Хаҗипов 14 сентябрьдә Арча районында узачак “Ат көне” бәйрәме турында әйтте. Чара кысаларында Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына чабышлар, “Аргамак” призына татар атлары чабышлары, “Авыл егетләре” призына чабышлар, шулай ук атларда “Аударыш” көрәше буенча чемпионат һәм башка ярышлар планлаштырыла. Моннан тыш, октябрьдә республиканың барлык районнарыннан авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм баш зоотехниклары өчен сөтчелек фермаларында терлекләрне тукландыру мәсьәләләре буенча уку оештырыла.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз