6 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Глазов шәһәрендә РСФСРның атказанган тренеры, шәһәрнең Мактаулы гражданины В.В. Чикваров истәлегенә грек-рим көрәше буенча 2003-2004, 2004-2005, 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында төбәкара турнир узды. Анда Зәй шәһәреннән тренер Радик Максимович Маврин җитәкчелегендә 7 спортчы катнашты. 55 кг авырлык категориясендә-Маврин Артур 3 нче урынны, 68 кг авырлык категориясендә Корнилов Виктор 3 урынны алды.