Зәй муниципаль районының 2 сайлау участогында өстәмә сайлаулар уза

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе
Сайлаучыларга Поручик һәм Чыбыклы авыл җирлекләре советларына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирергә туры киләчәк. Бүген районның 2 сайлау участогында Зәй муниципаль районының вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар уза. Поручик авыл җирлегендә 5 нче номерлы Горбунов бер мандатлы округы буенча өстәмә сайлаулар уза, барлыгы 5 кандидат теркәлгән. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Чыбыклы авыл җирлеге өченче чакырылыш Советына өстәмә сайлауларда 1 нче номерлы Суык-Чишмә бермандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка 4 кандидат теркәлгән. Сайлауларда дүрт сәяси партия кандидатлары: Бердәм Россия, КПРФ, ЛДПР, Гадел Россия һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләр катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International