Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримовка бөртекле культураларны урып-җыю эшләрен тәмамлау уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Хөрмәтле Разиф Гали улы! Сезне һәм Зәй муниципаль районы игенчеләрен Татарстанда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны төгәлләү белән котлыйм. Бу-зәйлеләрнең бердәм тырышлыгы, һәркайсыгызның югары һөнәри осталыгы һәм уртак эшкә үз өлешен кертергә омтылышы нәтиҗәсе, - диелә телеграмма текстында. - Барыгызга да республика мәнфәгатьләре өчен намуслы хезмәтегез, туган җиргә тугрылыклы булуыгыз һәм куелган максатка ирешүдә нык торуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, яңа хезмәт җиңүләре телим. Намуслы һәм нәтиҗәле эшегез өчен тагын бер кат олы ихтирам һәм зур рәхмәтемне җиткерәм! Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов.