5 сентябрь көнне Шәһәр мәдәният йортында "Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә" дип исемләнгән дигән темага аналитик сәгать узды. Чарада катнашучылар, җәмәгать транспортында, йорт подъездларында, учреждениеләрдә шикле предметлар тапкан очракта нәрсә эшләргә, мондый очракта кая шалтыратырга икәнлеге турында белемнәрен тагын бер кат яңарттылар. Әлеге чараның максаты һәм бурычы булып микрорайонда яшәүчеләр һәм хезмәткәрләрдә иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясе формалаштыру торды. Барлыгы 12 кеше катнашты.