"Мәдәният, яшьлек, Россия" фестивале тәмамланды

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

2019 елның 3 июленнән 23 июленә кадәр авыл мәдәният учреждениеләрендә "Мәдәният, яшьлек, Россия"яшьләр фестивале узды. Конкурста 19 авыл мәдәният учреждениесенең яшьләр коллективлары катнашты. Командалар бирелгән сорауларга юмористик җаваплар биреп үзара көч сынаштылар. 2 августта шәһәр мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальнең финалы булды. Призлы урыннар алу өчен, бу сәхнәдә сайлап алу турын узган 7 команда ярышты. "Мәдәният, яшьлек, Россия" район фестивале җиңүчеләре һәм призерларына түбәндәгеләр ия булды. 1 урын: Сәвәләй мәдәният йорты, 2 урын: Югары Мәлем мәдәният йорты, Бигеш мәдәният йорты, 3 урын: Сармашбаш мәдәният йорты, Имәнлебаш мәдәният йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International