Зәйдә “Питрау чибәре” бәйгесенең сайлап алу туры узды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе
10 июль көнне “Энергетик” мәдәният йортында “Питрау чибәре” конкурсының сайлап алу туры узды. Конкурста - 16 яшьтән 28 кә кадәр керәшен кызлары катнашты. Алар үзләренең унганлыкларын, матурлыкларын, тыйнаклыкларын, керәшеннәрнең гореф- гадәт, йолаларын белүләрен күрсәттеләр. Финалга яхшылардан - яхшы, чибәрләрдән- чибәр 12 кыз сайлап алынды, алар 12 июльдә Кашкатау итәгендә үзләренең осталыкларын тагын бер кат күрсәтеп, Питрау чибәре исемен яулау өчен көч сынашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International