“Ныклы гаилә һәрвакыт синең белән”.

2019 елның 10 июле, чәршәмбе
9 июль көнне Р. Фәрдиев исемендәге ял паркында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет лагеренда шөгыльләнүче кызлар катнашында кызыклы чара оештырдылар. Аның “Бердәм Россия” көнендә үткәрелүе һәм гаилә, мәхәббәт, тугрылык бәйрәменә багышлануы зур мәгънәгә ия. Ул үз алдына уен программасы аша балаларга гаилә кыйммәтләрен төшендерү бурычын куйды. Дуслык, гаилә темасына багышланган табышмаклар, бәйгеләр, җырлар яшь тамашачыда кызыксыну уятты. Алар зур игътибар белән XIII гасыр изгеләре Петр һәм Феврония легендасын тыңладылар, чөнки бәйрәмнең килеп чыгышы нәкъ менә алар тарихына бәйле бит. Соңыннан катнашучылар китап күргәзмәсендә урын алган басмалар белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International