Бүген Зәйдә «Бердәм Россия көне» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында чаралар узды. Хөрмәтле кунакны Зәй җирендә ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов, Фәрит Мөхәммәтшинга иген басуларын күрсәтте, зәйлеләрнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Фәрит Хәйруллович шулай ук “Зәй” агросәнәгать паркында, «Энергия» стадионында булганнан соң җирле партия бүлеге активы белән очрашты. Мәйданчыклардагы эш нәтиҗәләре турында «Бердәм Россия көне» төбәк партия проекты координаторы Разия Садыйкова чыгыш ясады. Район башлыгы Разиф Кәримов очрашуда катнашучыларны социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре, партия проектларын гамәлгә ашыру барышы белән таныштырды, алар кысаларында шәһәр һәм районда территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният һәм яшьләр инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлау буенча зур эшләр алып барылуы турында билгеләп үтте. Районда милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем эшчәнлеге турында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев чыгыш ясады. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия " көненә нәтиҗә ясады. Ул үзенең чыгышында шәһәр һәм бистәләрне кешеләр өчен уңайлы итү өчен хәзер уникаль мөмкинлекләр ачылуы турында әйтте. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия көне» проектының мөһимлеге турында сөйләде, аның максаты-халык белән ачык сөйләшү үткәрү һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр турында фикер алышу диде. Журналистлар белән аралашканда, Фәрит Хәйруллович Зәй районының бүген актив рәвештә үсүен, биредә республикада беренчеләрдән булып төзелгән Агропромпарк кебек яңа объектлар барлыкка килүен билгеләп үтте. Бу-шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары продукциясе белән эшләүнең яңа рәвешләреннән берсе. 2018 елның декабреннән республикада беренче сынау проекты гамәлгә кертелгән «Зәй» агросәнәгать паркы үсеш алды, моңа парламент җитәкчесе дә инанды.