Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Ветеринария академиясендә һәм Казан аграр университетында кабул итү кампаниясенең кызган чагы
2019 елның 8 июле, дүшәмбе
20 июньдә республиканың Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган ике әйдәүче югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе старт алды. 2019 елда университетта уку йортының дүрт уку бүлекчәсе базасында 31 юнәлеш буенча әзерләү ачылган: Агрономия факультетында, Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында, Механикалаштыру һәм техник сервис институтында, Икътисад институтында. Ветеринария академиясендә Ветеринария медицинасы, Биотехнология һәм стандартлаштыру факультетларына абитуриентлар кабул итәләр. Алар арасында Казаннан гына түгел, республиканың бөтен районнарыннан да килүчеләр бар: Кукмара, Зеленодольск, Түбән Кама, Балтач, Биектау һәм башка районнардан. Башкортостан, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан, Самара, Киров, Ульяновск, Төмән һәм Калининград өлкәләреннән, Ханты-Мансий автоном округыннан да килүчеләр күп. Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Төркиядән һәм Камеруннан килгәннәр. Академиянең әзерлек курсларында алар рус телен өйрәнәләр. Биектау районыннан абитуриентка Елизавета Нестерова «Ветеринария» белгечлеген сайлый. Академияне тәмамлаганнан соң ул үз районына кайтырга һәм үзенең ветеринария клиникасын ачарга уйлый. Баулы районыннан Карина Хәмидуллина да, ветеринар булып эшләгән бабасы юлыннан китеп, ветеринарияне сайлый. Балтач районыннан Салават Сабировны да балачактан авылда хайваннарга булган мәхәббәте булачак белгечдеген сайлауда ярдәм итә. Югары Ослан районыннан Фәридә Арсланова “Яңа эш башлаучы фермер” конкурсында да катнаша. «Бу минеке, дип уйладым мин һәм Аграр уку йортына керергә булдым. Директор киңәше белән “Агробизнес”» юнәлешен сайладым, - дидк кыз. Ә Виталий Зәй политехника техникумын бетергән һәм алга таба югары белем алырга тели. Ул документларын берничә юнәлеш буенча тапшырган: агроинженерия, техник системалар һәм агробизнес. «Техника белән эшләү миңа рәхәт. Үз районымның агрофирмасында эшлиячәкмен», - дип сөйли егет, горурланып. Уку йортларын тәмамлап, үз якларына кайтырга теләге булган яшьләр өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус урыннар каралган, андый урыннарга эләгү өчен районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә эшкә урнашуга гарантия дә. Моннан тыш, 2014 елдан «Программа 50/50» максатчан программасы яңартылды, аның буенча студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Бу программа буенча студент 10 мең сум стипендия ала, аның 5 меңе агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында республика бюджетыннан, ә 5 меңе студент эшкә кайта торган предприятие тарафыннан түләнә. Моннан тыш, авылга кайткан яшь белгечләргә 300 мең сум күләмендә «подъемныйлар», бер ел дәвамында хезмәт хакына өстәм итеп билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмендә түләү, торак сатып алу яисә төзү өчен субсидия каралган. «Авыл хуҗалыгы республика икътисадының мөһим тармакларының берсе. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен белгечләр әзерләү системасы төзелгән. Бу система үз һөнәри юлын алдан сайлаган, авыл хуҗалыгында эшләргә теләге булган, авыл хуҗалыгы продукция сен җитештерүне нәтиҗәле оештыра белүче, авылда йортын-җирен булдырып, анда яшәп калырга теләүче яшьләрне җәлеп итә”, -ди Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз