Зәйнең яшь журналистлары «Алтын Каләм – Золотое перо» республика фестивалендә

2019 елның 8 июле, дүшәмбе
1996 елдан башлап ел саен Татарстанда иң популяр яшьләр проектларының берсе - сәләтле яшь журналистларны сайлап алу һәм аларга ярдәм итү өчен мәйданчык булган «Алтын каләм» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале үткәрелә. Фестиваль Татарстанда яшьләр медиа үсешенә зур өлеш кертә, шулай ук яшьләр арасында мәгълүмати мәдәният булдыру өчен шартлар тудыра. Фестиваль традицион рәвештә медиа өлкәсенең төрле юнәлешләре буенча үткәрелә: басма журналистика (рус һәм татар телендә), фотография, телевидение, дизайн, мультимедиа. 2019 елда Казан шәһәрендә «Волга» ГАУМҮ базасында узган фестиваль финалында безнең яшь журналистлар да катнашты. Басма журналистика юнәлеше буенча (рус телендә) беренче урынны балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче Золотухина Анастасия алды. «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы» махсус номинациясендә диплом белән балалар иҗат йортыннан Анна Тимофеева бүләкләнде. 1нче урта мәктәп укучылары Галимова Алинә, Афанасьева Дарья «Мәктәп телевидениесе» номинациясендә катнашучылар сертификатларын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International