Бүген Мансур Хәсән улы Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе һәм Югары Шепкә төп мәктәбендә заманча спорт мәйданчыклары ачылды. Спорт мәйданчыкларын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнаштылар. Зәй муниципаль районында балаларга төрле яктан үсәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. 2016 нчы елдан башлап республика программасы буенча район һәм шәһәрнең 11 мәктәбе янында универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. Әлеге зур проект Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән 2013 нче елдан бирле гамәлдә.