Зәйдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар башланды

2019 елның 5 июле, җомга
“Әкият дөньясына сәяхәт”. 4нче июль көнне шул исемдәге чара Р. Фәрдиев исемендәге ял паркына ишегалды лагерьларында шөгыльләнүче 100дән артык малай һәм кызны җыйды. Кызыклы ярыш һәм уеннарны үз эченә алган программаны Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Энергетик” мәдәният сарае һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә оештырды. Лагерьлардагы тәүге смена Уолт Дисней темасына багышланган, шунлыктан чара да аның әкиятләре буенча әзерләнгән иде. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, мультфильм геройлары турында сорауларга җаваплар бирделәр, Үги ана һәм Көл кызы ролендә үзләрен сынадылар, флешмобта катнаштылар. Соңыннан балаларга 100 санын ясап тезелергә тәкъдим ителде. Алар бу биремне дә бик тиз үтәделәр. Әлеге флешмоб 2020 елда билгеләнәчәк ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Шул рәвешле Зәйдә әлеге күркәм датага багышланган чараларга старт бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International