Зәйлеләр билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты турнирының җиңүче һәм призерлары булдылар

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе
25-27 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты узды. Ярышлар 18 яшьтән кечерәк булмаган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә узды. Ярышларда дөньяның 42 иленнән 200 дән артык спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составында, Татарстан Республикасы данын элек ил чемпионатында 1 һәм 2 урыннарны яулаган 16 көрәшче яклады. Дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының барлык вәкилләре турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кергән Зәй көрәшчеләренең нәтиҗәләре: Кәлимуллин Ренас (82 кг)- чемпион, Садыйков Линар (75 кг) һәм Салихова Регина (76 кг) көмеш медаль ияләре, Хәмитов Илдар (100 кг) һәм Бусова Екатерина (76 кг) бронза призерлары булдылар. Спортчыларны ярышларга тренерлар - Рәкыйп Нәҗип улы Фәйзуллин һәм Равил Фаил улы Салихов әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International