Зәй бөтен дөнья белән татарча яза

2018 елның 27 октябре, шимбә

Бүген дөньяның 25 илендә, Россиянең 40 тан артык төбәгендә һәм Татарстанның барлык районнарында теләүчеләр татар теленнән белемнәрен тикшереп карыйлар. Акциянең максаты- татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. “Татарча диктант” акциясенә зәйлеләр дә актив кушылды. Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә 3 төркемгә бүленеп - 60,  Бигеш авылы мәктәбендә - 20 кеше татарча диктант язды. Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк. Диктантка текст әзерләү, билге кую критерийлары, эшләрне тикшерү КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәренә йөкләнгән. Текст өчен Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәреннән 262 сүздән торган өзек алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International