Район башлыгы Разиф Кәримов чираттагы Икътисади совет утырышын үткәрде

2018 елның 27 октябре, шимбә
Бүген район Икътисади советының чираттагы утырышында «Зәй керамзит» ҖЧҖнең 2018 елның 9 аена эш нәтиҗәләре, 2018 елга көтелгән эшчәнлек нәтиҗәләре, 2019 елга перспектив планнары каралды. Совет әгъзалары алдында җәмгыять директоры Рәйхан Миназиев төп доклад белән чыгыш ясады. Ул «Зәй керамзит» ҖЧҖнең социаль - икътисади үсеше, керамзит җитештерү технологиясен камилләштерү, аның сыйфат күрсәткечләрен яхшырту, шулай ук үзкыйммәтен киметү буенча башкарылучы эшләр турында сөйләде. Транспорт паркын яңарту нәтиҗәсендә ҖЧҖ ел саен транспорт хезмәте күрсәтү күләмен арттыра бара, керамзитны махсус төргәктә төяп җибәрү продукциянең уңышлы сатылуына этәргеч булып тора. 2018 елда төргәктә сату күләме шактый артыр дип көтелә. Предприятиедә 43 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 26 мең сум тәшкил итә. Предприятиенең перспектив планнары җитештерүне диверсификацияләүгә юнәлдереләчәк -керамзит блоклар җитештерүне оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, керамзитны йомшак төргәкләрдә, шул исәптән күп тапкыр кулланыла торган төргәкләрдә сату буенча хезмәтләр дә киңәячәк. Технологик җиһазларны модернизацияләү һәм камилләштерү, керамзит гравиясенең структурасын һәм сыйфатын яхшырту буенча эш дәвам итәчәк. Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Разиф Кәримов һәм Икътисади совет әгъзалары җитештерүдә фильтрация куллану, шәһәрнең санитар - экологик торышын яхшырту мәсьәләләрен контрольдә тоту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International