Зәйдә комсомолның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2018 елның 27 октябре, шимбә

Быел дөньяда иң күп санлы яшьләр оешмасына 100 ел тулган булыр иде. Узган җомгада " Энергетик» мәдәният сараенда узган тантаналы чара шушы истәлекле вакыйгага багышланды. Алып баручылар  комсомол хәрәкәте үсешенең тарихи этапларын, шәһәр төзүче предприятиеләр, торак комплекслар һәм бюджет өлкәсе объектлары төзелешендә яшь энтузиастларның казанышларын, шул ук вакытта күңелле спартакиадалар, туристик җыеннар һәм иҗади фестивальләр турында искә алдылар. Комсомол ветераннарына котлау сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков мөрәҗәгать итте. Ул комсомолларга актив тормыш позициясе һәм яшь буынны тәрбияләү буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. ВЛКСМ кайчандыр үз сафларында 140 миллионнан артык алдынгы яшьләрне берләштергән иң зур иҗтимагый оешма булган. Туган илебез чакырган урынга һич икеләнүсез китү, авырлыклардан курыкмау, теләсә кайсы эштә инициатива күрсәтү – комсомолларның бүгенге көнгә кадәр тугры калган данлы традицияләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International